Результаты поиска
- Тормыш рәвеше, ятимлек Галиянең холкында да үз эзен калдырмады. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Зур әнкәсе, тирләп чыккан битләреннән үбә-үбә, оныгын күкрәгенә кысып нык итеп сөйде дә, яшьле күзләрен яулык очы белән сөртеп алып, карашын урамга юнәлтте. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- 23 Зур әнкәсе агач идәннәрне шыгырдата-шыгырдата атлап өйалдына чыгып китүгә, Галия тиз генә мич артындагы караватка менеп утырды да, алдына мендәрен каплап, калтыранган куллары белән йөзен каплады. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Мендәр аша Фәйрүзә апасының әллә кайдан ерактан килгән тавышын ишетеп, Галия өнсез калды. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Фәйрүзә апасы, үрелеп, аның өстендәге юрганын алып атты да, аякларыннан эләктереп, үзенә таба сөйри башлады. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- әйтерсең әле генә эчендә ничә еллар яшеренеп яткан, гел сызлап, сыкрап, җанын авырттырып торган, аңа иркенләп яшәргә ирек бир 25 мәгән яман шеше шартлап тишелде дә тышка ургылды. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Елавыннан туктап, яңагын карават башының салкын тимеренә терәп, күзләрен йомды да кинәт кенә бушап калган күңеленең сулкылдый-сулкылдый әкрен генә ниндидер тирән тынлыкка төшеп барганын тойды. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Хәзер көтмәгәндә аның алдына чыгып басса, кичерешләрен тыя алмыйча, моң-зары күз карашлары аша чыгар да, йөрәген чәнчеп, күңел түрендәге шәп-шәрә торып калган хисләрен, тойгы 26 ларын күрерләр дә берни аңламый мыскыллап көләрләр, беркемгә дә ачылмаган, үзенә дә сер генә булып кала биргән серләренә, иң нечкә кылларына каты бәрелеп, мәсхәрә итүләреннән, ахыр килеп, шул хисләренең шәрәлеге ихтыярсыз кемнәрнедер кимсетер, рәнҗетер дип курыктымы? Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- үз гомерендә әле бер тапкыр да «Жигули» га утырып карамаган Галия, балалыгы белән кызыксынып, йөгереп ишеккә килеп тотынды, аннан ниндидер бик мөһим эшен исенә төшергәндәй кинәт туктады да кыенсынудан кызарынган йөзен урамның теге башыннан күренер-күренмәс кенә булып утыручы өенә борды. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Бу ят кичерешләрдән үзен ничек тотарга, мондый вакытта ниләр әйтергә икәнен дә белмәгән Галия каушавыннан машинаның ишеген ачып кереп утырды. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ